news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

София профессоры татарлар дигән төшенчә 1237 елда ук кулланылганын сөйләде

Александр Николов Византия язучысы Георгий Акрополит һәм аның укучысы Георгий Пахимер хезмәтләрен атады.

София профессоры татарлар дигән төшенчә 1237 елда ук кулланылганын сөйләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Софиянең Климент Орхидский исемендәге университеты профессоры Александр Николов татарлар турында төшенчә 1237 елда ук Византия язучысы Георгий Акрополит китабында язылганлыгын әйтте. Бу хакта ул Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумы утырышында сөйләде.

“Георгий Акрополитның “История” дип аталган китабында татарлар дигән төшенчә 1237 елда кыпчакларның бер өлеше Дунайдан көньяктарак басып керүләрен тасвирлаганда килеп керә. Татарлар 1237 елда Батый хан сәфәреннән кача һәм Болгария ханлыгында төпләнмәкче була”, - диде ул.

Галим Акрополитның “татарол” һәм “тахарол” дигән төшенчәләр куллануын билгеләп узды. “Ул татарларның кем икәннәренә аңлатма китерми, аларның барлыкка килүен һәм Никея империясе (Кече Азиядә барлыкка килгән дәүләт) тарихы вакыйгаларына нисбәтле ролен генә билгеләп үтә”, - ди ул.

Акрополитның укучысы Георгий Пахимер хезмәтендә дә татарлар турында язылган чыганаклар мәгълүм. “Ул да “тохарол”, “атарол” төшенчәләрен куллана. Автор фарсыларның “тохарлар” ягына күчеп утыруын искә ала”, - дип сөйләде галим.

Пахимер тохарларга каршы сугыш башлау турында һәм аларның исемнәрен атауга куркып торалар иде дип искәртә. “Алар билгесез кешеләр була, хәтта аларны эт башлы кешеләр буларак күз алдына китерәләр”, - диде Пахимерның хезмәте турында Александр Николов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100