news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

София Гобәйдуллина хөрмәтенә уздырылган концерт балалар хосписы өчен 3,7 млн сум җыйган

София Гобәйдуллина хөрмәтенә уздырылган концерт балалар хосписы өчен 3,7 млн сум җыйган
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Мәскәүдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының зур залында тууына 95 ел тулган София Гобәйдуллина истәлегенә «Материя һәм рух арасында» хәйрия концерты булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, концертны оештыручы буларак, билет сатудан җыелган барлык акчаларны һәм хәйрия кертемнәрен – 3 722 700 сумны Анжела Вавилова исемендәге балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фондына – Казан балалар хосписына ярдәм йөзеннән тапшырды.

Вәкаләтле вәкиллек берничә ел бу фондка ярдәм итүгә юнәлдерелгән мәдәни-хәйрия чаралары уздыра. Төп ярдәмне традицион рәвештә хәйриячеләр күрсәтә. Бу юлы Руслан Баязитов, Камил Гәрәев, Ильяз Мөслимов, Рөстәм Мәһдиев, Александр Ручьев, Рафаэль Фаизов, Сәрдар Умалатов һәм Феликс Җамалиев зур ярдәм күрсәттеләр.

Тамашачыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты президенты, фәнни җитәкчесе Мөхәдин Эскиндаров, Казанның элеккеге мэры, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Камил Исхаков, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина, Анжела Вавилова исемендәге балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов.

Равил Әхмәтшин искә төшергәнчә, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге күп еллар дәвамында күренекле якташларыбыз истәлегенә музыкаль кичәләр үткәрә.

«София Әсгать кызы – Казанның горурлыгы. Ул һәрвакыт үзенең Ватаны Казан дип әйтә иде. Мин мэр булганда, без ул озак еллар яшәгән йортны таптык. София Гобәйдуллина безнең музыка училищесында укыган, консерваториябезне тәмамлаган», – дип ассызыклады Камил Исхаков.

Ләйлә Гарифуллина София Гобәйдуллина иҗатының Татарстанның гына түгел, бөтен дөнья мәдәниятенең казанышы булуына басым ясады. «Безнең өчен бу традицияләрне саклап калу һәм аның музыкасын популярлаштыру бик мөһим», – дип игътибар итте ул.

Кичәдә шулай ук Дмитрий Шостакович, Альфред Шнитке, Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин һәм яшь татар композиторы Эльмир Низамов музыкалары яңгырады. Концертны Альбина Шаһиморатова төгәлләде, ул Яхин музыкасына «Сандугач» җырын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot