news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

София галиме Никифор Григораның татарлар турында язган истәлеген тәкъдим итте

Александр Николов сүзләренчә, Византия фәлсәфәчесе татарларны скифлар дип атаган.

София галиме Никифор Григораның татарлар турында язган истәлеген тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Софиянең Климент Орхидский исемендәге университеты профессоры Александр Николов Византия фәлсәфәчесе Никифор Григораның татарлар турында язып калдырган истәлеген тәкъдим итте. Бу хакта ул Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумы утырышында сөйләде.

“Никифор Григора татар дөньясы белән шактый таныш була, ул аларны Гомер һәм Геродот заманыннан Византия заманы аралыгында барлыкка килгән этнографик схемага кертеп карарга тели. Ул татарларны скифлар дип атый һәм аларның кайсы өлешен татарлар алып торганын әйтә”, - диде ул.

Галим сөйләвенчә, Григора скиф-татарларны хәрби көч ягыннан аерылып торуларын яза. “Григора татарларның скиф дөньясында зур өлеш алып торуын искәртә. Шулай ук аңа Чыңгызханның яулап алулары, татарлар катнашкан Балкандагы хәлләр турында да мәгълүм була”, - диде ул

Александр Николов Акрополит, Пахимер һәм Григора язмаларының никадәр дөреслеккә туры килгәнен төгәл белеп бетермәвен әйтте. “Болар турында әле эзләнергә, төпченергә кирәк", - диде ул

"Акрополит язган китапта татарлар турында мәгълүмат чынга охшамаса да, Григора язуларында татарлар турында күзаллауның күбесенчә чынлыкка туры килгәнен күзәтәбез”, - дип нәтиҗә ясады галим.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100