news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналы «Тышлыкта – кызлар елмая» күргәзмәсе геройлары белән таныштырды

«Сөембикә» журналы «Тышлыкта – кызлар елмая» күргәзмәсе геройлары белән таныштырды
Рамил Гали

«Татмедиа» бинасы янында «Сөембикә» журналының «Тышлыкта – кызлар елмая» күргәзмәсе ачылышы булды. Журналның бүлек мөхәррире Лилия Гәрәева күргәзмә геройлары турында сөйләде.

«17 героинябызны эзләп таптык, алар белән элемтәгә чыктык. Шуңа инандым: бу геройлар арасында бер генә очраклы кеше дә юк. Алар турында «Азат хатын» журналында бары бер җөмлә язылган булган. Очрашып, сөйләшә башлагач, Татарстанның үсеше өчен зур хезмәт башкарганнарын ачыкладык. Алар бөтенесе хезмәт алдынгылары, үрнәк ханымнар», - диде ул күргәзмә ачылышында.

Лилия Гәрәева журнал тышлыгында чыккан геройларның төрле һөнәр ияләре булуын әйтте. «Төзүче, укытучы, терлекче, машинист, химик, селекционер, хәрби хезмәткәр, СССР Югары Совет депутаты, Хезмәт Герое, Олимпия чемпионы... Арада нинди генә кызыклы хезмәт ияләре юк. Завод-фабрикалар ябылган, туташлар ханымга әйләнгән, кияүгә чыкканнар, фамилияләрен үзгәрткәннәр. Героиняларабызны бөтен Татарстан буйлап эзләдек», - диде.

«Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә килгән кызларга: «Кызлар, химик-аппаратчы булырга теләмисезме? Ак халатлардан гына йөрерсез», – дигәннәр. Соңрак алар үзләренең «Оргсинтез»ның лаборантлары буласыларын аңлаган. «Оргсинтез» заводының быел 60 еллык юбилее булды. Безнең арада әлеге завод ачылышының беренче көненнән эшләгән героиня бар. Гөлсинә Җантимерова ничек эшли башлавын – барысын да бәйнә-бәйнә хәтерли. Хезмәт куйган заводы турында ул тәүлек буе сөйли ала, эшчәнлеген белә», - диде ул.

Проектны 2019 елның августында башлаганнар, быел төгәлләгәннәр. «Проектның беренче герое – Әгерҗе тимер юл станциясендә сортировщица булып эшләгән Эльза Дәүләтшина. Без сортировщица булып эшләүнең нәрсә икәнен белмәгәнбез дә. Алар вагоннарны аерып, аларны төрле юнәлешләргә җибәргәннәр. Хәзер бөтен нәрсә автоматка корылган, ә ул вакытта кешенең белеме һәм һөнәренә генә нигезләнгән эшчәнлек булган», - диде бүлек мөхәррире.

«Проектның соңгы герое – СССРның Югары Советы депутаты Филсинә Фәхриева. Депутат булып сайланганда, аңа 24 яшь була. Арча районы Комыргуҗа авылында (хәзер Әтнә районында) үскән кызның кечкенәдән бар хыялы – трамвай йөртүче булу. Ул Казанда 5нче маршрут трамвайны йөрткән. Депутат буларак, торак шартларын яхшыртырга, проблемаларны хәл итәргә булышкан», - дип таныштырды ул.

  • «Сөембикә» журналы – 1913 елның октябрь аенда Казанда татар телендә нәшер ителә башлый (1926-1991 елларда «Азат хатын» исеме белән чыга). Татар хатын-кызлары өчен чыга торган һәм Россиянең барлык өлкәләрендә таралучы бердәнбер журнал. Журнал битләрендә көн кадагында торган актуаль темага интервьюлар укырга була. Әңгәмәләр, тарихта эз калдырган татар хатын-кызлары, проза һәм шигърият, татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр, йолалар, табиб, психолог һәм экспертлар киңәше, рецептлар һәм мастер-класслар - болар «Сөембикәнең һәр санында.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100