news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лариса Маликова «Күңел җылысы кушып» акциясе турында: Һәркем бушлай открытка җибәрә ала

Лариса Маликова «Күңел җылысы кушып» акциясе турында: Һәркем бушлай открытка җибәрә ала
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан «Сөембикә» журналы ПАО «Казаньоргсинтез», «Татмедиа» АҖ, «Россия Почтасы» белән берлектә «Күңел җылысы кушып» акциясен башлап җибәрде.

«Открыткалар җибәрү – редакциянең бер традициясенә әйләнде, чөнки башка елларда да бәйрәм уңаеннан казанлылар якын кешеләрен котлап, открыткалар җибәрде. Ноябрьдә – Әниләр көне, мартта – 8 Март бәйрәме. Бу юлы «Казаньоргсинтез», «Татмедиа» АҖ, «Россия Почтасы» белән берлектә географияне киңәйтергә булдык. Шәһәрдә яшәүче һәркем почта бүлегенә килеп, Татарстанда, Россиядә яшәүче туганнарына, дусларына открытканы бушлай җибәрә ала», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова.

Казанда яшәүче Ләлә ханым туганнан туган сеңлесенә 8 Март бәйрәме белән котлап, открытка җибәрде. «Открыткаларны күптән җибәрешкәнебез юк, хәзер бу сирәк күренеш. Открытка җибәрү үзем өчен дә кызык булды. Хатымны алгач, сеңлем шатланыр дип уйлыйм», - диде ул.

«Элек хатлар, открыткаларны бик күп яза идек, кесә телефоннары булмагач, шулай гына аралашып яшәдек. Кайбер өлкән кешеләрдә хәтта хәзер дә телефон юк, шуңа күрә открыткалар җибәреп котлашабыз. Язып җибәрү бик җайлы», - диде Раида ханым. Ул открытканы әнисенә юллады.

  • Казан шәһәренең барлык почта бүлекчәләрендә марка ябыштырган эксклюзив бәйрәм тәбрикләмәләре бар. Казанда яшәүчеләр почта бүлекчәсенә килеп, Россиянең теләсә кайсы почмагына бушлай 8 Март открыткасы җибәрә ала. Моның өчен адресны һәм котлау текстын гына язарга кирәк. Бу мөмкинлек белән казанлылар 27 февральдән файдалана ала. Тәбрикләмәләр саны чикле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100