news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым белән очрашу үткәрде

Бүген Казанда «Сөембикә» журналы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова белән очрашу кичәсе үткәрде. Чара «Туган авылым» комлексында Әлфия Авзалова үзәгендә узды.

Зөлфия ханым әнисе турында җылы хатирәләр белән уртаклашты. «Кемдер өч телне белсә, әнием 17 телдә җырлый белә иде. Гаҗәеп талантлы кеше», – дип сөйләде. 

Шулай ук, ул әнисенең 90 еллыгына багышланган чара турында искәртеп узды. «23 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак гала-концертка килегез. Концерт бөтенләй яңа стильдә булачак. Үзебезнең матур яшьләребезне күрсәтәсебез килә», – диде.

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы солисты Алмаз Хөсәенов Зөлфия ханымны әнисенә охшаган булуын искәртте. «Зөлфия ханым әнисенә бик нык охшаган. Бигрәк тә аның тавышы. Зөлфия ханым үзе җырламый. Моңа бик борчылам. Аның тавышы Әлфия Авзалованыкы кебек түбән. Ул җырласа, әнисенең бөтен җырларын да башкара алыр иде, дип уйлыйм», – диде ул.

Журналист Эльмира Закирова Әлфия Авзалованың 90 еллык юбилее ел буе дәвам итәргә тиешлеген әйтте. «Быел гыйнвар аенда бик зур вакыйга булды. Ул - Әлфия Авзалованың 90 еллыгы. Бу юбилей ел буе дәвам итәргә тиеш. Шуңа бәйле «Сөембикә» журналының гыйнвар санын аңа багышланган язма белән башлап җибәргән идек», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова журналга эксклюзив интервью биргән.

Чарада Алмаз Хөсәенов Әлфия Авзалова репертуарындагы «Элмәлек» халык җырын башкарды. Зөлфия ханым килгән кунакларга истәлекле бүләкләр, әнисенең җырлары яздырылган дисклар өләште, үзе пешереп килгән пәрәмәчләр белән сыйлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100