Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сөембикә манарасындагы ярымайны реставрацияләүгә 60 грамм сусаль алтын сарыф иткәннәр
Реставрациядән соң Сөембикә манарасына куелган ярымайның алтынын яңартуга 60 граммнан артык сусаль алтын сарыф иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» га реставратор-алтынчы Борис Симаков сөйләде.
«Без иске алтынны тулысынча алдык, бакырга кадәр, аннары яңасын ясадык. Бу эштә иң мөһиме – тырышлык һәм сабырлык», - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, яңа алтын 20 елга кадәр торачак. Моннан тыш, конструкция тулысынча катырганнан соң, аңа һава шартлары да, кошлар да куркыныч булмаячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз