news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сөембикә манарасына ярымай кире кайтарылды

Сөембикә манарасына ярымай кире кайтарылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Реставрациядән соң Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы түбәсенә алтын ярымайны кире урнаштыралар. Ул анда октябрь башыннан бирле юк иде, дип хәбәр итә вакыйга урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе.

Реставрация өч атна чамасы вакыт алган, ярымайдан иске алтын катламын салдырганнар һәм яңасын сусаль алтыннан ясаганнар.

Өстәвенә, ярымайны иртәнге 6да, автокран җәелгәннән соң урнаштырырга булганнар. Өстәге эшчеләр бурычны якынча 40 минут эчендә үтәделәр.

«Сөембикә манарасы – безнең музей-тыюлыкның төп символларының берсе. Ә ярымай - аның аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә аның яңадан үзенең законлы урынына кайтуы бик шатлыклы вакыйга», – дип белдерде журналистларга «Казан Кремле» музей-тыюлыгының агымдагы ремонт һәм реставрация буенча директор урынбасары Андрей Нижегородов.

Исегезгә төшерәбез, хәзер реставрация процессы бөтен манарада уза. Эшләрне киләсе елның 30 августына тәмамларга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot