news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөембикә манарасына реконструкцияне БРИКС Уеннары һәм саммит тәмамланганнан соң ясыйлар

Сөембикә манарасына реконструкцияне БРИКС Уеннары һәм саммит тәмамланганнан соң ясыйлар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда төп халыкара чаралар - БРИКС Уеннары һәм саммит тәмамланганнан соң, Сөембикә манарасына реконструкция ясаячаклар. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта шулай дип белдерде.

«Быел без «Татинвестгражданпроект» белән бергә Сөембикә манарасының фасад өлеше, гидроизоляция буенча башкарылачак эшләрне карыйбыз. Халыкара вакыйгалар тәмамланганнан соң турыдан-туры икенче этапка – эчке, конструктив өлешкә күчәбез», - дип искәртте докладчы. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Реставрация проектын эшләүгә 7,5 миллион сум сарыф ителәчәк. Сөембикә манарасын яңартуның күпмегә төшәчәге әлегә билгеле түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100