news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөембикә манарасы янында пыяла гөмбәз астында үз музее барлыкка килергә мөмкин

Сөембикә манарасы янында пыяла гөмбәз астында үз музее барлыкка килергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы һәм Татар халкы, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее арасындагы ишегалды киңлеге пыяла гөмбәз астындагы яңа экспозиция мәйданчыгы итеп үзгәртелергә мөмкин. Музей-тыюлык директоры Илнур Рәхимов «Татар-информ» агентлыгына биргән эксклюзив интервьюсында мондый проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында сөйләде.

«Кызыклы идея бар: ул Сөембикә манарасы һәм Дәүләтчелек тарихы музее арасындагы ишегалдын пыяла гөмбәз белән каплауга кайтып кала, шул рәвешле бирегә килүчеләр өчен өстәмә киңлек барлыкка киләчәк. Анда, үзен күреп, Сөембикә манарасы хакында җентекләп сөйләп булачак. Әгәр манарага керүне тәэмин итеп булмаса, әлеге гөмбәз астында барлык экспонатлар турында сөйләү, манара турында мультимедианы күрү мөмкинлеге туа. Теоретик яктан пыяла астында нигезе Сөембикә манарасы астында урнашкан хан мәчетенең консервацияләнгән өлешен ачып һәм күрсәтеп булыр иде», - дип хәбәр итте ул.

Рәхимов билгеләп үткәнчә, хәтта тулысынча реставрация ясаганнан соң да Сөембикә манарасына туристларны кертү-кертмәү мәсьәләсенә бик сак якын килергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100