Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сөембикә манарасы турында белгечләр: Әйләнә-тирәдәгеләр өчен бернинди куркыныч тудырмый
Тиздән Казан Кремле территориясендә Сөембикә тарихи манарасын реставрацияләү эшләре көтә - эчтә дә, тышта да. Социаль челтәрләрдә кулланучылар манаралардан кирпечләр ишелеп төшкән фоторәсемнәрне актив куя.
Әмма хәзер ул шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бернинди куркыныч та тудырмый, дип ышандырдылар «Татар-информ»ны Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында. Анда шулай ук туристлар өчен манарага керүне рөхсәт итү планнары турында сөйләделәр.
Ярыклар һәм кирпечләр төшкәне күренгән манара фотосын социаль челтәрләрдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин куйды.
«Бүген Сөембикә манарасы тирәли уздым, кәефем төште. Ярылган урыннары бар, кирпечләрнең тулы блоклар белән коелуы күренә. Башта манараны туристлардан уратып алырга һәм реставрацияне планлаштырырга вакыт», - дип язган ул фото астына. Комментарийларда аның белән килешкәннәр һәм реставрацияне тизрәк башларга чакырганнар.
Хәзерге вакытта Сөембикә манарасы канәгатьләнерлек хәлдә, аңа берни дә янамый, дип хәбәр иттеләр Татарстан комитетында.
«Анда кечкенә генә бер урын бар, анда җил һәм су бераз эремәне юып алган, шуның аркасында берничә кирпеч төшкән. Әлбәттә, манарага бу бернинди йогынты ясый алмый», - дип аңлаттылар Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәтендә.
Шуңа да карамастан, манараның нигезен ныгыту эшләрен башкару планлаштырыла. Хәзерге вакытта тиешле инженерлык тикшеренүләре уздырылган һәм беренче чираттагы авариягә каршы чаралар проекты әзерләнгән. Эшләр барышында шәһәрдә яшәүчеләрнең иминлеге өчен манара территориясен әйләндереп алачаклар. Подрядчы оешма якын арада эшкә керешәчәк.
Әлегә подрядчының кем булачагы билгеле түгел. Икенче этапта манараны киң күләмле реставрацияләү эшләре көтә, тышкы яктан гына түгел, эчтән дә. Шул исәптән югалган яки җимерелгән кирпечләрне алыштыру да каралган.
Эшләрне башкаруның төгәл сроклары әлегә әйтелми, әмма бүген Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белгечләре, архитектор-реставраторлар белән берлектә, манараның эчке бүлмәләренә туристлар керү мөмкинлеге турында уйлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз