Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соцпакеттан баш тартучылар аеруча күп һәм аз булган районнар билгеле
Социаль хезмәтләр җыелмасы, шул исәптән дарулардан баш тартучылар аеруча күп булган район-шәһәрләр билгеле. Аларны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә атадылар. Шулай ук башкалар белән чагыштырганда соцпакеттан баш тартучылар азрак булган районнар исемлеге дә төзелгән.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренчә, Татарстанда бушлай даруларга хокукы булып та, алар урынына акчалата компенсацияне сайлаучылар, 1 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 58,6 процент тәшкил итә. Соңгы 15 елда соцпакеттан баш тартучыларның 13,2 процентка кимүе күзәтелә.
Дару түгел, ә акчалата алуны кулай күрүчеләр Кукмара, Тәтеш, Спас, Яшел Үзән, Бөгелмә, Баулы, Чүпрәле, Менделеевск, Арча, Әгерҗе районнарында аеруча күп.
Яңа Чишмә, Апас, Югары Ослан, Тукай, Теләче, Саба, Әтнә, Азнакай, Мөслим, Чирмешән районнарында соцпакеттан баш тартучылар чагыштырмача кимрәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз