news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында ун балалы гаиләнең хыялын тормышка ашырдылар

Приютта тәрбияләнүчеләргә дә Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Менделеевск районында ун балалы гаиләнең хыялын тормышка ашырдылар
Менделеевск районы матбугат хезмәте

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Менделеевск районы җитәкчеләре һәм предприятиеләре Яңа ел хәйрия акцияләренә кушылды һәм балаларның хыялларын тормышка ашырды.

Шулай итеп, «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров күп балалы Булатовларның теләген үтәде. Гаиләдә ун бала тәрбияләнә, ул аларга ноутбук һәм татлы бүләкләр тапшырды. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Хыяллар чынга аша» проекты кысаларында район җитәкчесе Радмир Беляев кәрәзле телефон алырга һәм һәрвакыт элемтәдә калырга теләгән Полина исемле кызның теләген чынга ашырды.

Моннан тыш, район җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев белән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Камские зори» приюты тәрбияләнүчеләрен һәм коллективын Яңа ел белән котлады.

Приютта балалар өчен Яңа ел тамашасы үткәрелде. Радмир Беляев коллективны Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, җылылык, укуда уңышлар теләде һәм компьютер техникасы алу өчен сертификат тапшырды. Эдуард Шәрәфиев балаларга татлы бүләкләр һәм телевизор алып килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot