news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнварда Нальчиктан Казанга рейс ачарга җыеналар

Бу юнәлештәге рейска билетлар сатыла башлаган.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елның гыйнварында Нальчик — Казан маршруты буенча сынау авиарейсын ачарга җыеналар.

«Нальчиктан Казанга очыш 15 гыйнварда 12.00 сәгатьтә, ә Казаннан Нальчикка рейс 18 гыйнварда 15.10 сәгатькә планлаштырылган», — диде ТАССка «Нальчик» аэропорты вәкиле Ислам Шомахов

Әгәр маршрутка ихтыяҗ булса, даими рейсны гамәлгә кую мөмкинлеген караячаклар, дип ачыклык кертте ул.

Пассажирларга 50 кеше сыешлы Bombardier CRJ 100/200 самолетлары хезмәт күрсәтәчәк. Рейска билетлар сатыла башлады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100