news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада биш метрлы үгез сыны ясаганнар

Ул сынны да Яшел Үзәндә шундый ук үгез «авторы» Марсель Садыйков ясап куйган.

Кукмарада биш метрлы үгез сыны ясаганнар
«Трудовая слава» газетасы

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Кукмарада да Татарстанда иң биек сыннарның берсе — биш метрлы Үгез ясап куйганнар. Ул сынны да Яшел Үзәндә шундый ук үгез «авторы» Марсель Садыйков ясап куйган. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза.

Марсель өч-дүрт ел элек үзенең туган авылы Зур Кукмарада кар сыннары ясаганы турында сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, аның хезмәтен мактап, егетне тагын да рухландырган.

«Быел ел символын Яшел Үзән, Лаеш районнарында ясадык. Аны Кукмарада да ясап куйдык. Туганым да ярдәм итте», — диде оста.

Сынның биеклеге биш метр тәшкил итә. Аны ясау өчен 110 кубометр кар кирәк булды. Өч көн эшләдек. Үгез сынын Кукмараның Туган якны өйрәнү музее янында күрергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot