news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов тагын бер нәни татарстанлының хыялын чынга ашырды

Нурлатта яшәүче Кириллга Татарстан Президенты исеменнән планшет тапшырдылар.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер нәни татарстанлының хыялын чынга ашырды
архив

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Нурлатта яшәүче Кириллның хыялын чынга ашырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кирилл планшет турында хыялланган, бүген малайга ТР Президенты исеменнән гаджет тапшырдылар. Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы утырышында чыршыга эленгән бер открытканы алып, малайның теләге хакында белде.

Татарстан Президенты моңа кадәр ике баланың хыялын чынга ашырган иде инде. 11 яшьлек Әмирхан Садыйков Рөстәм Миңнеханов белән бергә вертолетта очса, 6 яшьлек Денис исә янгын сүндерү частендә булып, автоцистерна руле артына утырып карады һәм бүләккә янгын сүндерүче каскасын алды.

«Татар-информ» агентлыгы быел Татарстанда булдырылган «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырыла торган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путинның да кушылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ул Красная полянаны күрергә хыялланган Ставропольдә яшәүче 10 яшьлек Андрейның теләген чынга ашырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100