news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан-Арена» стадионы янында төлкенең тычкан аулавын видеога төшереп алганнар

Интернеттан файдаланучылар шул хактагы видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырган.

«Казан-Арена» стадионы янында төлкенең тычкан аулавын видеога төшереп алганнар
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Казан-Арена» стадионы янында төлкенең тычкан аулавын видеога төшереп алганнар. Интернеттан файдаланучылар шул хактагы видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырган.

Кадрлардан төлкенең стадион янындагы парковкада тычканны ни рәвешле аулаганын күрергә мөмкин. Җирәнкәй үз табышын берничә мәртәбә ычкындырса да, ахыр чиктә ул аны тотып ала һәм спорт клубы ягына таба күтәреп китә.


news_right_1
news_right_2
news_bot