Госман ИСХАКЫЙ: «Киләсе елда республикадагы һәр мохтасибәт каршында яшьләр белән эшләү һәм мөслимәләр бүлекләре булдырылачак»

Госман ИСХАКЫЙ: «Киләсе елда республикадагы һәр мохтасибәт каршында яшьләр белән эшләү һәм мөслимәләр бүлекләре булдырылачак»

Госман ИСХАКЫЙ: «Киләсе елда республикадагы һәр мохтасибәт каршында яшьләр белән эшләү һәм мөслимәләр бүлекләре булдырылачак»

Узып баручы ел дини, рухи- әхлакый тәрбия өлкәсендә нинди нәтиҗәләр китерде? Татарстанда Ислам динен торгызу юнәлешендә башкарылган эшләр канәгатьләнерлекме? Киләчәктә республика Диния нәзарәте дини тәрбия бирү буенча нинди чараларга өстенлек бирәчәк? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Яңа ел һәм Хаҗ сәфәре алдыннан Татарстан мөселманнарының дини лидеры, мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Мөфти хәзрәтләре. Һәр ел нинди дә булса вакыйгалары белән тарихка кереп кала. Республикадагы дини вәзгыять өчен 2005 нче ел уңышлы булды дип әйтергә мөмкинме?

Госман хәзрәт Исхакый: «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә хәмде-сәнә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелләребезнең түреннән чыккан салават-шәрифләребез булса иде.

2005 нче ел Татарстан Диния нәзарәте өчен генә түгел, бөтен Россия татарлары , хәтта бөтен дөньядагы милләттәшләребез өчен истә калырлык бер тарихи ел булды. Иң кадерлесе, ул тыныч узды. Безнең өчен иминлек- тынычлык һәм Ислам кушканча яшәүгә омтылу аеруча кадерле. Аллаһының рәхмәте белән һәм әлбәттә, Президентыбызның дөрес алып барган хикмәтле, сабыр сәясәте нәтиҗәсендә безнең республикабыз, Казаныбыз бөтен дөнья күләмендә шөһрәт казана. Татарстан данлыклы бер тынычлык утравына әверелде.

Россия төбәкләре , шулай ук БДБ илләренең вәкилләре катнашында язын узган коръән- хафизларның бәйгесе, июньдә мәркәзебез Казанда тынычлык символы- Кол Шәриф мәчете ачылу, тагын бер айдан соң Благовещение соборы сафка басу һәм һичшиксез башкалабызның 1000 еллыгы – дөньякүләм әһәмияткә ия чаралар булып тарихка язылачак. Әлеге вакыйгаларның барысында да бөтен төбәкләр һәм мәмләкәтләрнең мөфтиләре катнашып, республикадагы һәр өлкәдә алгарыш булуын үз күзләре белән күреп, чынбарлыкка инанып киттеләр. Шул ук вакытта алар үзләренең чыгышларында республика Диния нәзарәте, Россия Ислам университеты эшчәнлегенә югары бәя бирәләр. Боларның барысы да безнең өчен зур дәрәҗә, димәк без дөрес юлда, кылган гамәлләребезнең һәммәсе дә тынычлык-иминлек өчен.

Республикада һәр атна саен дип әйтерлек берәр мәчет ачылып тора. Бу да халкыбызның иманга тартылуын дәлилли торган матур күренеш. Ә инде аларга дини тәрбия бирү буенча тиешле белем алган имамнарны кайтарта алсак, иман йортларына йөрүчеләрнең саны артса- безнең өчен тагын да зур казаныш булыр иде.

Ел дәвамында Диния нәзарәтнең һәр пленумында без башкарган эшләребезгә нәтиҗә ясап, алга таба ни рәвешле эшләргә кирәклекне билгеләп бардык. Тулаем дөнья күләмендә булган вакыйгалар хакында да фикер алышабыз. Исламга караш, дини агымнар, башка конфессия вәкилләре эшчәнлеге турындагы фикерләр дә ныклап өйрәнелә һәм анализ ясала. Дөрес, әле еш кына исламга карата пычрак атулар, аннан экстремизм билгеләре эзләү кебек күренешләр булып тора. Без моңа да тиешле җавапны бирәбез. Һәм һәрвакытта да Ислам диненең тынычлык дине булуын аңлатып, раслап киләбез. Шуңа күрә без кешеләрне сугышлардан тыелырга, хаксыз кан коюдан сакланырга чакырабыз».

Шәхси тормышыгызда да истә калырлык вакыйгалар , мәшәкатьләр булмый калмагандыр? Аннан соң бит сез еш кына сәфәрдә. Аларның максаты нидән гыйбарәт иде соң?

«Әйе, алары да шактый . Иң куанычлысы, әнием, якыннарым, туганнарым исән-сау. Беренче оныгым туды, димәк дәү әти, дәү әни – әби, бабай булдык. Афәтләргә дә тарыдык. Җәмәгатем белән авариягә очрадык. Аллага шөкер, ходайның рәхмәте белән исән калдык. Безгә исәнлек-саулык теләп дога кылган меңнәрчә кешеләргә чиксез рәхмәтлебез.

Сәфәрләрем дә шактый булды. Аларның барысы да шул ук Диния нәзарәтебез, Ислам университетыбыз эшчәнлеген тагын да киңрәк җәелдерү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан иде. Иң истә калган сәфәрләремнән Финляндия татарлары белән очрашуны әйтер идем. Андагы татар- ислам җәмгыятенең 80 еллык чараларында катнашып, аларның яшәешенә сокланып- сөенеп кайттым. Моннан 130 ел элек Түбән Новгород, Пенза өлкәләреннән күчеп килгән милләттәшләребез, дин кардәшләребезнең үз телләренә , гореф-гадәтләренә, диненә битараф булмаулары, рухи- әхлакый кыйммәтләрне саклап калулары гаҗәеп матур күренеш.

Күптән түгел генә Мәккәдә Бөтендөнья Ислам конференциясендә Россия вәкилләре буларак күзәтүче сыйфатында катнашуыбыз да мөһим чара. Безне анда да иң югары дәрәҗәдә кабул иттеләр. Әлбәттә, Россия Президенты Владимир Путинның алып барган сәясәте, Шәрыкъка йөз белән борылу, Ислам тарафдарлары белән дустана, эшлекле диалог урнаштыру, террорчылыкка, экстремизмга, фанатизмга каршы бергәләп көрәшергә чакыру- бик кирәкле һәм вакытлы гамәл.

Россия ислам университеты ректоры буларак, үтеп баручы елда укыту- тәрбия эшендәге өстенлекле юнәлешләргә дә тукталсагыз иде.

Ни генә димәсеннәр, безнең уку йорты тәҗрибәсе Россия белгечләре, сәясәтчеләре тарафыннан да өйрәнелә һәм хуплана. Максатыбыз- дини кануннарны үтәгән тиешле белемле имамнар, тәрбиячеләр әзерләү. Уку йорты каршында мәчет ачылуны зур вакыйга буларак билгеләп үтү кирәктер. Тиздән аның янында ук укучы шәкертләр һәм мөгаллимнәр әчен тулай торак тулысынча сафка басачак. Бу эшләргә ярдәм итүче республикабыз иганәчеләренә иң зур рәхмәтләребез барып ирешсен. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Без дә укыту- тәрбия эшчәнлегендә иң кулай алымнарны кулланырга омтылабыз. Дөрес, әле барысыннан да канәгать дип әйтеп булмый, эшләгән эшләрбез шактый, эшлиселәре аннан да күбрәк.

Шулай да алда торган иң беренче чара, ул әлбәттә, республика мөфтиен сайлау булачак. Әзерлек ничек бара?

Әйе, сезгә мәгълүм һәм сез үзегез дә бу хакта беренчеләрдән булып төгәл мәгълүмат җиткердегез, Алексевский районында бу елга соңгы пленумыбызда сайлау алды мәшәкатьләре хакында сүз барды. Алдагы срокка да мин үз кандидатурамны чыгардым. Миннән тыш, Казанның «Печән базары» мәчете имамы Габдулла Галиулла да мөфтилеккә дәгъва кыла.

Бу эшнең үтә дә җаваплы, авыр икәнлеген аңлыйм. Шулай да башлаган эшләребезне дәвам итү дә зарур. Киләчәктә дини эшчәнлеккә яшьләрне тагын да тартырга исәбебез. Моннан тыш, дини агарту, әдәп- әхлак мәсьәләләрендә хатын-кызлар белән берлектә эшләүне киң җәелдерергә уйлыйбыз. Шул максаттан, республикадагы һәр мохтәсибәт каршында яшьләр белән эшләү һәм мөслимәләр бүлекләре булдырылачак.

Киләсе Яңа ел һәммәбезгә дә сәламәтлек, күңел түрләребезгә ышаныч, йортларыбызга муллык-бәрәкәт, әти- әниләргә балалар шатлыгы, авыруларга шифалар, яшьләргә хәерле никахлар юлласын. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә ил-көннәргә хәерле иминлекләр бирсен. Тынычлык өчен көрәшүче юлбашчыларга уңышлар, сабырлыклар насыйп әйләсен.

Әңгәмәдәш - журналист Сөләйман Нәҗмиев