news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Шөгер авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл төзелә

Һәйкәлне хәйрия акчасына куячаклар.

Яңа Шөгер авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл төзелә
http://zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 31 октябрь, «Татар-информ», «Заман Сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорск районының Яңа Шөгер авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм исән кайтканнар истәлегенә һәйкәл төзелә.

Һәйкәл хәйрия акчасына куелачак.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Яңа Шөгердән 116 кеше фронтка китә. Шуларның 56сы — чит җирләрдә ятып кала, 60 кешегә туган ягына кайтырга насыйп була.

Яңа Шөгердәге кечкенә генә һәйкәл еллар узу белән искергән, ташлары ишелә башлаган булган. Яңа һәйкәлнең проекты белән хәйрия проектларының инициатив төркеме — «Творцы жизни» кызыксынган. Башта төркем авылга килеп сөйләшүләр алып барган, сметалар төзелгән.

Хәйрия фонды хисабына һәм авыл халкы ярдәме белән, шулай ук эшмәкәрләр, предприятиеләр, депутатлар булышлыгы белән һәйкәл төзү эшенә керешкәннәр. Бүгенге көндә шактый эшләр башкарылган. Ә төзелешкә акча җыю бара әле. Битараф булмаучылар әлеге изге эшкә кушыла ала.

«Проектның суммасы да бик зур. Һәйкәл төзү эшенең чынга ашуына башта ышанмадык та, һәйкәлле булу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Авыл халкы бу эшкә финанс яктан ярдәм итә. Шулай ук актив депутатларыбыз, предприятиеләр булышты», — дип сөйләде Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100