news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә рәссам Вячеслав Терентьев студентларны үз иҗаты белән таныштырды

Студентлар рәссамның иҗади натурасы, аның рәссам буларак формалашуы белән кызыксындылар.

Әлмәттә рәссам Вячеслав Терентьев студентларны үз иҗаты белән таныштырды
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 31 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт нефть институты кампусында күргәзмә картиналар галереясы һәм «Татнефть» ярдәме белән узды. Рәссам Вячеслав Терентьев Әлмәт дәүләт нефть институты студентларын сәнгать белән таныштырды.

Студентлар рәссамның иҗади натурасы, аның рәссам буларак формалашуы белән кызыксындылар. Вячеслав Терентьев ничек эшләве, аны нәрсә иҗат итәргә рухландыруы турында сөйләде. Студентлар аңа иҗаты һәм тормыш юлы турында төрле сораулар бирделәр.

Вячеслав Юрьевич Терентьев — рәссам, рәссам-график. Матур картиналар (акрил, майлы буяулар), график композицияләр (катнаш техника, акрил, гелий ручка) авторы. Аның иҗаты Татарстан Республикасы Милли музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100