Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сочида Олимпиада объектларын төзүчеләр Мамадышта спорт комплексын файдалануга тапшыра
Хәзерге вакытта бина 85 процентка әзер.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Мамадышта универсаль спорт комплексы төзелү бер генә көнгә дә тукталмый — төзүчеләр ялларсыз һәм озынайтылган эш сменасы белән эшли. Объектның генераль подрядчысы сүзләренчә, бина хәзерге вакытта 85 процентка әзер. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
Объектны ноябрь ахырында ачарга планлаштыралар — спорт комплексы районда иң зур спорт корылмаларының берсе булачак.
Мамадышның төньяк өлешендә универсаль спорт залы төзелеше 2020 елның маенда башланган. Объектның генераль подрядчысы — Казанның «Фортэкс» җәмгыяте, элек ул янәшәдә урнашкан «Лагуна» бассейнын төзегән.
«Җәмгыять вәкиле Булат Йосыфҗанов сүзләренчә, хәзер барлык эшләр график буенча бара. Объектта 70 төзүче эшли, дүрт берәмлек техника җәлеп ителгән. Смена иртәнге җидедә башлана, сигезгә кадәр дәвам итә, ә кайчак кичке тугызга кадәр.
Төзүчеләр бригадасы җитәкчесе Виктор Бобров Татарстанда гына төземи. Аның Сочидагы Олимпиада корылмаларында эшләве аеруча әһәмиятле. Төзелеш җитәкчесе сөйләгәнчә, бригада 2002 елдан бирле эшли, шулай ук Мәскәү өлкәсенең Новогорск шәһәренда, Кавказда һәм Россиянең башка торак пунктларында да спорт корылмалары төзегәннәр.
Мамадышта яңа спорт объектының күләме 63 метрга 24 метр тәшкил итә. Универсаль зал мини-футбол, баскетбол, волейбол, бадминтон уеннарына исәпләнгән. Икенче катны тренажерлар белән җиһазландырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз