Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сәйлән» телевизион җыр фестивале нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә билгеле була
«ШАЯН ТВ» каналы студиясендә «Сәйлән — 2020» проектының Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 31 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә, «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә, «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җыр фестиваленең нәтиҗәләре 12 ноябрь көнне, «ШАЯН ТВ» каналының туган көнендә, билгеле булачак, дип хәбәр итә "ШАЯН ТВ" балалар каналы PR-бүлеге җитәкчесе.
Гала-концертта тамашачылар игътибарына икенче сезонда яңгыраган иң матур җырлар тәкъдим ителде. Фестиваль җиңүчеләренә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Сәйлән» фестиваленең төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
Бу фестиваль, киләчәген сәхнә белән бәйләргә теләүче яшь йолдызлар өчен мәйдан. "Быел фестивальнең инде икенче сезоны үтте, һәм, искәрмә түгел, ул иң югары дәрәҗәдә узды! Башкача була да алмый! Уңыш формуласы да үзгәрешсез кала: профессиональ оештыручылар төркеме, йолдызлы жюри, матур җырлар hәм иң сәләтле катнашучылар!" - дип хәбәр итә балалар каналы PR-бүлеге җитәкчесе.
Фестивальдә катнашыр өчен 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри әгъзалары 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачы үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга — 12, ә финалга — 6 бала узды. Финалистлар исемлегенә керер өчен алар берничә тур сынаулар үтте, төрле жанрлардагы җырлар башкарды.
Жюри әгъзалары арасында татар эстрадасының танылган артистлары: Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты — Салават Фәтхетдинов, Татарстанның атказанган артисты — Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты — Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты — Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты — Раяз Фасыйхов, шулай ук Айдар Сөләйманов, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар бар иде.
Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. Фестивальдә катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча мастер-классларда катнашты, стилистлар белән очрашты.
«Сәйлән» телевизион фестиваленең чыгарылышларын «ШАЯН ТВ» каналында, һәр якшәмбе 12.00 һәм 17.00 сәгатьтә карый аласыз! Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, https://vk.com/shayantv
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз