news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросында хатын-кыз вагоннары җибәрергә тәкъдим иттеләр

Идея авторы Япония тәҗрибәсен күрсәтә һәм коронавирус йоктыру куркынычы югары булуын искәртә.

Казан метросында хатын-кыз вагоннары җибәрергә тәкъдим иттеләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казан метрополитенында хатын-кызлар өчен аерым вагоннар җибәрергә тәкъдим иттеләр. Шул хактагы петиция Change.org сайтында чыкты.

Бу инициатива белән чыккан активистка сүзләренчә, идеяне гамәлгә ашыру Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычын киметү мөмкинлеге бирәчәк, чөнки хатын-кыз вагоннарында ханымнар имин социаль дистанция саклый алыр иде.

«Хәзер ир-атлар аркасында бу мөмкин түгел, чөнки алар җәелеп утыралар, хатын-кызлар социаль дистанцияне бозып һәм чир йоктыру куркынычы тудырып бер-берсенә сыенырга мәҗбүр була!», — дигән идея авторы.

Активистка шулай ук Япониядә һәм Һиндстанда хатын-кызлар вагоннары булуын әйтә. Бу илләрдә хатын-кызлар өчен вагоннар пассажирларны ирләр игътибарыннан саклау өчен җибәрелгән.

Моннан тыш, петиция авторы хиҗаб кигән хатын-кызлар өчен мәҗбүри битлек киюне закон буенча гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә, чөнки хиҗаб сулыш органнарын болай да саклый.

Ике көн элек язылган петиция популярлык казанмаган. Әлегә анда 19 кеше генә имза куйган. Мөгаен, бу петицияне шаяру итеп кабул итәргә мөмкин булу белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100