Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иң бәхетле хезмәткәрләре булган хезмәт өлкәләре аталды
Иң югары бәхет дәрәҗәсен медиклар һәм фармацевтлар күрсәтте.
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә медицина, фармацевтика һәм дәүләт хезмәте кебек өлкәләрдә эшләүчеләр иң бәхетле булып чыкты. Бу хакта HeadHunter рекрутинг компаниясе үткәргән тикшеренүләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
"Медицина һәм фармацевтика өлкәсеннән эш эзләүчеләр үзләрен иң бәхетле хис итә: аларның үз бәхетләренең уртача дәрәҗәсе 6,1 балл тәшкил итте", – дип сөйләделәр компаниядә.
Икенче урында – бәхет дәрәҗәсе 5,9 балл белән дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре, ә өченчедә - персонал белән идарә итүчеләр. Аларның бәхет шкаласы 5,8 балл тәшкил итә.
Автобизнес вәкилләре иң "бәхетсезләре" булып чыкты (4,4 балл).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз