Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин кайбер хезмәткәрләргә бер тапкыр акча түләү турындагы указны имзалады
Акча «кайбер федераль органнарда эшләүче затларны социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» бирелә.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин прокурорлар, эчке эшләр органнары, таможня хезмәткәрләре, янгынга каршы хезмәт вәкилләре, шулай ук Росгвардия хезмәткәрләренә 15 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.
Акча «кайбер федераль органнарда эшләүче затларны социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» бирелә, диелә документта.
Ул 2021 елның сентябрендә федераль бюджет акчалары хисабына түләнәчәк.
РФ Президентының мәктәп укучыларына пособие бирү турындагы указны имзалавы хакында «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз