news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» эшсезлектән иминиятләштерүгә кире кайтырга тәкъдим итте

Иминият эштән азат ителгән хезмәткәрләргә ярдәм итәргә һәм эш бирүчеләрнең чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» депутатлары эшсезлектән иминиятләштерү практикасын яңартырга тәкъдим итте. Әлеге механизм Covid-19 пандемиясе аркасында эш урыннарын югалткан хезмәткәрләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирер иде. Инициатива партиянең Татарстан активистлары тарафыннан да хупланды.

Закон буенча хезмәткәрләрнең эштән азат ителүе эш бирүченең чыгымнары артуга китерә, шуңа күрә кайбер җитәкчеләр хезмәткәрләрне үз теләкләре белән эштән китәргә мәҗбүр итә. Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев сүзләренчә, эшсезлектән иминиятләштерү эш бирүчеләрнең дә мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки эштән киткәндә мәҗбүри түләүләргә чыгымнарны иминият компаниясе каплаячак.

Инициативаны Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хуплады. «Партия тәкъдим иткән яңа механизмнарны гамәлгә кертү халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән хезмәттәшлек итү процессларын, аларны потенциаль эшкә урнаштыру процессларын җиңеләйтәчәк һәм шактый тизләтәчәк», — диде Павлова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100