Аксубайда бистә символын урнаштырдылар

Аксубайның үз символы юк иде әле, корылма эчендәге йөрәк районга һәм бистәгә мәхәббәт белдерүне аңлата.

(Аксубай, 31 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Кичә Республика көнендә "Аксубай" язуын һәм йөрәк формасында "су" хәрәфләрен урнаштыру аксубайлылар өчен чын бүләк булды, дип яза җирле басма.

Символны иртән урнаштыра башладылар, ул төнлә яначак та. Аксубайның үз символы юк иде әле, корылма эчендәге йөрәк районга һәм бистәгә мәхәббәт белдерүне аңлата.