news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте мәктәп укучыларына президент акчасын түләүне икенче августтан раслады

Укучыларның ата-аналары 10 мең сум акча алачак.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин икенче августтан мәктәп укучыларына президент түләүләрен бирү турындагы карарны имзалады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Кичә Мишустин хәбәр иткәнчә, 2 августтан укучылар өчен 10 мең сумга күчерә башларга техник яктан барысы да әзер.

«2 августтан укучыларның ата-аналары президент боерыгы нигезендә бервакытлы 10 мең сум акчаны ала башлаячак. Бу карарны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады», диелгән Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

Билгеләп үтелгәнчә, Дәүләт хезмәтләре порталы июль башында түләүләрне алырга хокукы булган 12,5 миллион ата-анага хәбәр таратты. Элегрәк портал аша гариза җибәрмәгән һәм президент түләүләре турында хәбәр алмаган кулланучылар Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә гаризаны тутыра ала, дип ачыклык кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100