news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җитди авырулары булган кешеләр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк

Хәзер наркомания, алкоголизм, кул чуклары, шулай ук күз күреме җитди авырулары булганда машина йөртү тыела.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөртүчеләрнең сәламәтлеге турында белешмәне автомат рәвештә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә җибәрәчәк. Алар медицина күрсәтмәләренә нигезләнеп, машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә гамәлдән чыгара алачак. Бу хакта «Юл хәрәкте иминлеге турында»гы законга төзәтмәләре проектында әйтелә.

Шулай итеп, яңа нигезләмәләр буенча, йөртүчедә транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамый торган авыру барлыгы ачыкланса, кеше медицина тикшеренүе узарга җибәрелә һәм ЮХИДИ автомат рәвештә йөртү таныклыгын гамәлдән чыгара ала. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Авыру расланган очракта, йөртүчегә махсус билге куелган таныклык бирәләр. Әгәр авыру турындагы мәгълүмат расланмаса, поликлиникадан электрон белешмәгә нигезләнеп, машина йөртү таныклыгы яңадан торгызылачак. Табиблар йөртүчегә машина руле артына утырырга ярамый дип хәл итсә, ЮХИДИ машина йөртү таныклыгын тулысынча гамәлдән чыгарачак.

Хәзер наркомания, алкоголизм, кул чуклары, шулай ук күз күреме җитди авырулары булганда машина йөртү тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100