Алабугада  Спас ярминкәсе август башында үткәрелә

Ярминкә көннәрендә Бөтенроссия чаң кагу фестивале дә оештырыла.

(Алабуга, 31 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Быел Алабугада Спас ярминкәсе 6, 7, 8 августта узачак. Шулай ук бу көннәрдә Бөтенроссия чаң кагу фестивале дә үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ярминкә пандемия аркасында үткәрелми калды.

Ике ел элек Спас ярминкәсендә 195 мең кеше булган.