news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әгерҗенең ял паркына бәя бирде

Җитәкчеләр Әгерҗенең аскы өлешендә мәктәп төзү мәсьәләсен күтәрде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әгерҗенең ял паркына бәя бирде
http://agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 31 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗелеләрнең иң яратып йөри торган урыны Бу атнада Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина эшлекле сәфәр белән Әгерҗегә килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев каршы алды. Алар федераль программа буенча төзекләндерелүче «Орешник» ял паркында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бу — әгерҗелеләрнең иң яратып йөри торган урыны. Шушы көннәрдә ачык һавада кино күрсәтү эшен башладык. Скейт-парк төзелеше ахырына якынлаша. Киләчәктә кафе төзү хыялы белән дә янабыз», — диде Азат Вәлиев киләчәккә планнар белән таныштырып. 

» Чынлап та, шәһәрегезнең иң матур урыны бу парк. Биредә балалар, яшүсмерләргә генә түгел, өлкәннәргә дә   сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлекләр җитәрлек», — диде Әлфия Когогина парк буйлап йөргәндә.

 Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр бетерелеп, массакүләм чаралар уздыруга мөмкин булгач, район җитәкчеләре Әлфия Гомәровнаны паркта оештырылачак бәйрәм чарасына чакырырга да вәгъдә бирделәр. Эшлекле очрашу район хакимиятендә дәвам итте. Җитәкчеләр биредә Әгерҗенең аскы өлешендә мәктәп төзү мәсьәләсен күтәрде. Шулай ук райондашларга ял итү өчен пляж булдыру идеясе буенча да фикер алыштылар.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100