news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда иң оста автоледины сайладылар

Конкурста гамәлләрнең төгәллеге генә түгел, вакыт та бәяләнде.

Аксубайда иң оста автоледины сайладылар
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 31 июль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубайда узган «Автоледи» бәйгесе номинацияләр буенча район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак җиңүчеләрне билгеләде Ул автодром мәйданчыгында башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Беренче конкурс трассасын «Юл хәрәкәте иминлеге» ГБУның Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова уңышлы үтте. Ә аның артыннан «Автоледи» катнашучылары чиратка басты.

Аларга машина йөртү таныклыгын алуга имтихан тотканда узарга туры килгән — таучык, чикләнгән урында борылыш, параллель парковка, гаражга керү кебек киртәләрнең барысын да янәдән искә төшерергә туры киде. Өстәвенә, боларның барысын да тиз һәм хаталарсыз узарга кирәк иде — конкурста гамәлләрнең төгәллеге генә түгел, вакыт та бәяләнде.

Кызларның дулкынуы сизелеп торды, кайберәүләр кичләрен автодромга күнегүләргә дә йөргән иде. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыру өчен автоледиларның машиналары кортежы автодромнан ДОСААФ автомәктәбенә күчте — биредә конкурсантларга уку сыйныфы тәкъдим ителде.

Конкурста катнашучылар сүзләренә караганда, теория күпкә катлаулырак булып чыкты. Күпләр руль артында бер ел гына булмасалар да, кагыйдәләр даими үзгәреп тора. Әмма катнашучылар теорияне дә уңышлы үтте.

Бәйгедә өченче урынны — Татьяна Маслакова, икенче урынны Светлана Маслакова яулады, ә Елена Макарова җиңүче булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100