news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соль-Илецк шәһәрендә «Аулак өй» уздырдылар

Чарада балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Соль-Илецк шәһәрендә яшәүче милләттәшләр өчен татар милли-мәдәни автономиясе «Аулак өй» спектаклен әзерләде һәм үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара драма түгәрәге җитәкчесе Әмин Нуретдинов, Дзержинский исемендәге мәдәният йорты җитәкчесе Владимиру Сәлахетдинов, «Эльданс» бию төркеме җитәкчесе Эльвира Заитова ярдәме белән әзерләнгән иде.  Декорацияләрне Венера Әбдрәшитова һәм Елена Бикиева әзерләде, тавыш режиссеры – Радик Рәфыйков. 

Чарада шулай ук педагог Шамил Чибинев белән балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашты. Гармунда Зиннур Шәрипов уйнады. Оештыручылар артистларга һәм кунакларга рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot