news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Башлыгы Сабантуй вакытында алкоголь сату тыелу турында искәртте

Радий Хәбиров указы нигезендә Башкортстанда Сабантуйлар 4 июньдә башлана.

Башкортстан Башлыгы Сабантуй вакытында алкоголь сату тыелу турында искәртте
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика муниципалитетларында Сабантуй көннәрендә хәмер сатуны тыю турында искә төшерде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Сабантуйларны үткәрергә кирәк, кешеләр сагынды. Сабантуйларны аек үткәрегез, — дип мөрәҗәгать итте Хәбиров дүшәмбе көнне Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә муниципалитет башлыкларына. — Сабантуй узган көнне территориядә алкоголь сатылмасын. Безне ачуланалар, кемдер көлә, кемдер усал елмая, әмма без бик дөрес эш башкарабыз. Кешеләр исерек йөзләр күрергә түгел, ә балалар белән ял итәргә килә».

Төбәк җитәкчесе указы нигезендә, Башкортстанда Сабантуйлар 4 июньдә башлана. Бу көнне беренче булып сабан бәйрәмен Зиләир районында билгеләп үтәчәкләр.

5 июньдә Сабантуйны Әбҗәлил, Әлшәй, Архангел, Авыргазы, Бакалы, Благовещен, Бүздәк, Бүрзән, Дәүләкән, Дүртөйле, Зианчура, Иглин, Калтасы, Кырмыскалы, Көйөргазы, Мәләвез, Миякә, Нуриман, Тәтешле, Уфа, Хәйбуллин, Чакмагыш, Чишмә һәм Яңавыл районнары үткәрәчәк.

12 июньдә Сабантуй Аскын, Балтач, Балакатай, Бишбуләк, Бөре, Борай, Гафури, Дуван, Ярмәкәй, Илеш, Караидел, Кыйгы, Күгәрчен, Кушнаренко, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы һәм Федоров районнарында узачак.

13 июньдә Сабантуйны Башкортстанның Шаран районы авыллары билгеләп үтә.

19 июнь көнне Бәләбәй, Белорет һәм Краснокама районнарында сабан бәйрәме була.

26 июньдә Баймак, 8 июльдә Учалы, 10 июльдә Ишембай районнарында Сабантуй бәйрәме үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot