news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате» кертеләчәк

«Тынлык сәгате» вакытында тынычлыкны бозган өчен штрафлар күләме гражданнарга — 1-2 мең, вазифаи затларга – 3-5 мең, юридик затларга 10-15 мең сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары чираттагы пленар утырышта республикада 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате» кертүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, бу вакытта күп фатирлы йортларда һәм тулай торакларда шау-шулы ремонт эшләре башкарган өчен штрафка тартачаклар.

Закон проекты төбәктә яшәүчеләрнең тынычлыгын һәм тынлыкны саклауга юнәлдерелгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, әлеге закон проектына бәйле хәлиткеч карар бер айдан соң кабул ителәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «тынлык сәгате» вакытында тынычлыкны бозган өчен штрафлар күләме гражданнарга — 1-2 мең, вазифаи затларга – 3-5 мең, юридик затларга 10-15 мең сум тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot