Зәй Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре завод эшчеләре белән очрашты

Чарада катнашучыларга шәһәр предприятиеләрендә булган вакансияләр, “Россиядә эш” порталының мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.

(Зәй, 31 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары").  “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге“ дәүләт казна учреждениесе белгечләре “Зәй металл корылмалар заводы” АҖендә “Әгәр дә сезгә эштән азат ителү куркынычы янаса” дип аталган эштән кыскарту алдыннан киңәшләр бирү оештырды, дип яза җирле басма.

Чара кысаларында хезмәткә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге башлыгы Ольга Лаптева предприятие хезмәткәрләренә “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында” Законның төп нигезләмәләре, хезмәт килешүен өзү белән бәйле рәвештә каралган гарантияләр һәм компенсацияләр, шулай ук гражданнарга мәшгульлек үзәгендә үзенә кирәкле эшне эзләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелүе турында мәгълүмат бирде. Очрашу барышында белгечләр эшкә урнашу чорында уртача хезмәт хакын саклап пособие түләү, дәүләт хезмәтләре алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итү тәртибе һәм сроклары белән бәйле сорауларга җавап бирде. Чарада катнашучыларга шәһәр предприятиеләрендә булган вакансияләр, “Россиядә эш” порталының мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Чарада барлыгы 45 кеше катнашты.