news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Россиядә минималь хезмәт хакы 4,7 процентка артырга мөмкин

Быелдан башлап минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы керем медианасына карап исәпләнә.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 4,7, ә тагын бер елдан 5,8 процентка артырга мөмкин. Бу илдәге икътисади вазгыятькә бәйле булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән.

«Без 2022-2023 елларга бюджетта минималь хезмәт хакы күләмен 4,7 һәм 5,8 процентка арттыруны карадык», — дип әйтте Россия Хөкүмәте урынбасары.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 ел башыннан минималь хезмәт хакы 12 792 сумны, ә яшәү минимумы күләме 11 653 сумны тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100