news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 яшьлек татар кызы Наилә Славина «Мини-мисс Россия — 2021» бәйгесендә гран-при алды

Бәйгедә катнашучыларның милли киемнән булуы төп шарт итеп куелган.

10 яшьлек татар кызы Наилә Славина «Мини-мисс Россия — 2021» бәйгесендә гран-при алды
Эльвира Славина

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан кызы Наилә Славина 26-29 мартта Мәскәү шәһәрендә узган «Мини-мисс һәм мини-мистер Россия» бәйгесендә җиңү яулаган. Татарстан данын яклаган 10 яшьлек Наилә «Россия бриллианты-2021» титулы һәм Гран-приның таҗына ия булган.

«Матурлык бәйгесендә икенче тапкыр катнашабыз. Наиләне инстаграмнан табып, кастингка чакырдылар. Бер ел элек кызым „Мини мисс-Казан“ титулын алды. Шуннан соң Наиләне MT kids агынтлыгыннан „Мини-мисс Россия“ конкурсына Татарстанны тәкъдим итәргә җибәрделәр», — диде «Татар-информ»га кызның әнисе Эльвира Славина.

Аның әйтүенчә, катнашучыларны фестивальнең президенты Татьяна Праскова, актер Владимир Брилев, җырчылар Прохор Шаляпин, Катя Лель, Шура, Софья Фисенко һ. б. жюри әгъзалары бәяләгән.

Эльвира Славина бәйгенең өч көн барганын әйтте. «Беренче көндә балалар үзләре белән таныштырды, төп шарт — аларның милли киемнәрдән булуы иде. Икенче көндә кызым Татарстан гербы төшерелгән футболка киеп һәм Татарстан әләмен күтәреп чыкты. Өченче көндә балалар иҗади чыгышларын тәкъдим итте», — диде ул.

«Барлыгы 55 бала килде. Якутия, Сахалин, Севастополь, Новокузнецк, Красноярск, Томск һ.б. яклардан катнашучылар бар иде. Татарстаннан дүрт кеше барды. Алга таба да бәйгеләр булачак, әзер булып торырга куштылар», — дип сөйләде «Мини-мисс Казан 2020» титулы иясе Наилә Славинаның әнисе.


«Мини-мисс һәм мини-мистер Россия» — Америкада уза торган «Prince & Princess of the World», «Little King & Queen World», «Mini Miss & Mister World Fashion» бәйгеләренә сайлап алу туры.

Бәйгенең төп максаты — талантлы балаларның ачыклау. Бурычлары: баланың иҗади үсешен бәяләү, катнашучыларны сәхнәдә үз-үзләрен тоту һәм матур хәрәкәт итәргә өйрәтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100