news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Күп функцияле үзәкләр 1 апрельдән эшне туктатачак

«Минем документлар» офислары коронавирусны тоткарлау һәм республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү чараларын катгыйландыру максатыннан эшне вакытлыча туктата.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда Күп функцияле үзәк офислары эшчәнлеге 1 апрельдән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым күрсәтмәсенә кадәр вакытлыча туктатыла. Бу хакта Татарстанда Күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавирусны тоткарлау һәм республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү буенча чаралар катгыйлануга бәйле рәвештә, Татарстанда Күп функцияле үзәкләр эшне туктата», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда коронавирус таралуны кисәтү өчен  үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнен хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot