news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда изоляция чорында гражданнарга рөхсәт бирү өчен махсус сервис булдырылачак

«Интернет-портал әле эшләнеп бетмәгән, шуңа күрә аңа мөрәҗәгать итәргә кирәкми», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстанда изоляция чорында гражданнарга рөхсәт бирү өчен махсус сервис булдырылачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда изоляция чорында гражданнарга рөхсәт бирү өчен махсус сервис булдырыла. Сovid19.tatarstan.ru сервисы якын көннәрдә эшли башлар дип көтелә. Ул гражданнарга күченеп йөрү тәртибен аңлатачак һәм тиешле белешмәләр бирәчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Якын көннәрдә республикада карантин чорында гражданнарның күченеп йөрү тәртибен билгели торган регламент булдырылачак. Шулай ук интернет-портал эшли башлаячак. Аның ярдәмендә татарстанлыларга өйдән чыгу өчен рөхсәт документы бирелә. Интернет-портал әле эшләнеп бетмәгән, шуңа күрә аңа мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Сайт эшли башлагач, бу хакта республика халкына оператив төстә хәбәр итәчәкбез», - диде Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot