news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 68 бала «Ятимнәрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча фатир көтә

Кукмарада биш ятим бала яңа йорттан берәр бүлмәле фатирлар алды.

Кукмарада 68 бала «Ятимнәрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча фатир көтә
Эльвира Мөбәракшина

(Кукмара, 31 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмарада биш ятим бала шәһәрнең Гафиатуллин урамындагы яңа йорттан берәр бүлмәле фатирлар алды. Районда 68 ятим бала «Ятим балаларны торак белән тәэмин итү» программасы буенча исәптә тора. Бу турыда Кукмара районы Башкарма комитетының торак сәясәте буенча баш белгече Руфия Хәкимова сөйләде, дип хәбәр итә район басмасы.

Шуларның бишесенә шәһәребезнең Гафиятуллин урамында сафка баскан, быелның гыйнварында файдалануга тапшырылган күпкатлы йорттан берәр бүлмәле фатирлар бирелде.

Ачкыч алучылар арасында бертуган Алинә һәм Вәсилә Романовалар да бар. Тумышлары белән Яшел Үзән районыннан булсалар да: «Без — кукмаралылар, Күкшел авылы кызлары», — диләр үзләре турында.

Күкшелдә яшәүче, моннан унөч ел элек ике балалары янына дүрт ятимне сыендырган, үз сабыйлары шикелле яраткан, үз иткән әти-әниләре Илфрүзә һәм Фәнил Мөхетдиновларга бик рәхмәтле алар.

«Мин — гаиләдә өлкән бала. Тагын ике сеңлем һәм энем бар. Без бер йотым суга тилмереп, ата-ана назын, җылысын тоймыйча, балачакның ни икәнен дә белми яшәгән балалар идек. Яңа гаиләгә килеп кергәч кенә тормышыбыз җәннәткә әйләнде. Татарча сөйләшергә өйрәндек, җылы сүзнең, кайнар ризыкның никадәр татлы булуын аңладык. 9 сыйныфтан соң мин Арча аграр көллиятендә пешекче һөнәрен үзләштердем. Бүгенге көндә, шөкер, тормышым түгәрәк. Янәшәмдә яраткан, хөрмәт иткән ирем бар, өч улыбыз үсеп килә. Быел яңа өйле дә булдык. Яңа фатир бик якты, җылы, рәхәтләнеп яшә генә», — ди Алинә.

Кызлар биш ел элек опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә ханым, әниләре ярдәме белән фатир алу өчен документлар туплаган булган.

«Әти-әни икесе дә — шулкадәр мәрхәмәтле, шәфкатьле, игелекле кешеләр. Безне җил-яңгыр тидерми үстерделәр, тиешле тәрбия бирделәр. Кызганыч, әтиебез генә иртә мәңгелек йортка күчте. Минем фатирлы булу сөенечен уртаклаша алмады. Мин Кукмара аграр көллиятендә укып, пешекче дипломы алдым. Бүгенге көндә үз һөнәрем буенча эшлим. Фатир бирүләренә бик куандым. Әни белән кайбер җиһазлар да сатып алып урнаштырдык инде. Хәзер минем дә үз почмагым бар. Әмма шулай да һәр ялда үскән йортыбыз, әниебез һәм туганнар янына ашкынып кайтам», — ди апасы белән бер үк катта фатирлы булган Вәсилә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100