news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ эксперты: Казанда март ае метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булды

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанда апрель аенда температура һәм явым-төшем нормага туры киләчәк.

КФУ эксперты: Казанда март ае метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда узып баручы март аенда җылылык буенча берничә рекорд куелды. Әлеге ай 145 ел дәвамында алып барылган метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булды. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Мартта уртача температура +2,6 градус (норма буенча ул -4,5 градус булырга тиеш) тәшкил итте. Аномалия 6-7 градуска җитте, март метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ай булды. Кар бер ай алдан эри башлады, бүгенге көндә ул ерганакларда гына калды. Климатик үлчәүләр буенча, тәүлеклек уртача температура аша күчеш, гадәттә, 30-31 мартка туры килә. Ягъни ул күчеш бүген булырга тиеш иде», - дип хәбәр итте Переведенцев.

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанда апрель аенда температура һәм явым-төшем нормага туры киләчәк. Әмма альтернатив фаразлар да бар. Аларның авторлары җылы аномалия беркая да китмәячәк, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100