news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда вирус куркынычы булганда күп тапкыр файдаланыла торган комбинезон теккәннәр

Комбинезонны сертификацияләүне ике атна эчендә төгәлләргә ниятлиләр.

Казанда вирус куркынычы булганда күп тапкыр файдаланыла торган комбинезон теккәннәр
Ростех

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан химия фәнни-тикшеренү институтында 20 тапкыр файдаланып була торган вируска каршы комбинезон теккәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Ростех» Дәүләт корпорациясеннән хәбәр иттеләр.

«Коронавирус эпидемиясе фонында предприятие бик тиз мобильләште һәм булган базага, техник карарларга таянып, вируска каршы комбинезон әзерләде», — дип белдерделәр компаниядә. Костюмның инновацион материалы бик нык булуы белән аерылып тора — ул озак вакыт файдалануга да карамастан, ышкылмый һәм ертылмый.

Комбинезон табиблар, хезмәт күрсәтү секторы һәм махсус хезмәтләрдә эшләүчеләргә исәпләнгән. «Костюмны физик затлар да сатып алырга мөмкин: аларны ваклап сәүдә итү челтәрләрендә табып булачак», — дип искәрттеләр корпорациядә. Комбинезонның бәясе ике мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Комбинезонны сертификацияләүне ике атна эчендә төгәлләргә ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot