news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инспектор көймәдә йөзү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар турында искәртте

Шулай ук, боз өстендә балык тоту кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылганын әйтте.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Суднода йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр штрафка тартыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

«Судно йөртергә хокукы булмаган яки көймә белән идарә итүне таныклыгы булмаган башка кешегә тапшыручыга ун мең сумнан унбиш мең сумга кадәр административ штраф каралган. Тиешлече рәсмиләштерелмәгән һәм төзек булмаган көймә белән идарә итүче унбиш мең сумнан егерме мең сумга кадәр штрафка тартыла», — диде ул.

Венедиктов сүзләренчә, шушы хокук бозулар өчен транспорт чарасын, сәбәпләр ачыкланганчы, махсус стоянкага илтергә мөмкиннәр (РФ Административ хокук бозулар кодексының 11.8 маддәсе). 2019 елда 67 судно йөртүче җаваплылыкка тартылган, 25 көймә махсус стоянкага озатылган.

Былтыр Татарстан сулыкларында кечкенә суднолар катнашында 9 һәлакәт булган. 4 кеше һәлак, 10 кеше коткарылган. Төп сәбәпләре: балык тотканда суга төшү, начар һава торышы, көймәнең двигателе төзексезлеге.

Юрий Венедиктов 2019 елның 1 ноябреннән күчмә патруль группалар балыкчыларның күпләп бозга чыгу урыннарын тикшереп торуын әйтте. 136 гражданин административ җаваплылыкка тартылган, шуның 73е — 7 сантиметрдан юкарак бозга чыккан өчен.

«Соңгы берничә елда беренче тапкыр балык тоту өчен бозга машина белән чыгу очрагы булды. 20 февральдә Спас районында балык тотучы Административ хокук бозулар турында кодексның өч маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды: сулыкларда кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен; боәга машина белән чыккан өчен һәм аеруча сакланырга тиешле территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен», — диде баш инспектор. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100