Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел һәм Чулманда суднолар 22 апрельдән йөри башлар дип фаразлана
Юрий Венедиктов көймәләрдә йөзүселәргә кагыйдәләрне искәртте.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Идел һәм Чулманда суднолар навигациясе 22 апрельдә башланыр дип фаразлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
«Сулыклардан боздан арчылгач, кечкенә судноларда йөрүчеләр күренә башлый. Бүген Идел елгасының ага торган өлешендә боз эрегән. Кама елгасы юлы да тулысынча диярлек арчылган. Көпшәк боз өслеге елга култыкларында, буаларда, күлләрдә генә күренә», — диде ул.
Юрий Венедиктов кечкенә судноларда йөрү кагыйдәләрен искәртте. Суднолар йөри торган сулыкларда көймәләрдә навигация ачылганнан алып ябылган көнгә кадәр йөзәргә рөхсәт. Суднолар йөрми торган сулыкларда ташудан соң һәм боз катканчыга кадәр йөрергә мөмкин.
«РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 11.8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча, бу таләпләргә буйсынмаган өчен 5 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр штраф каралган. Былтыр Чулман һәм Иделдә көймәдә йөзүчеләрне шундый җаваплылыкка тартырга туры килде», — диде.
Юрий Венедиктов судно хуҗаларына көймәләренең төзеклеген тикшерергә, биш елга бер техник тикшерү үтәргә, коткару чаралары һәм башка кирәк-яракларны алдан кайгыртып куярга, ярдан рөхсәт ителгән ераклыкны, дулкын биеклеген исәпкә алырга киңәш итте.
Белешмә өчен. Мишә елгасы тамагы беренчеләрдән булып ачыла. ТР Министрлар Кабинеты Карары (26.02.2018) нигезендә, «Мишә елгасы тамагы» табигать тыюлыгы булдырылган. 1 февральдән 15 апрельгә кадәр индивидуаль төстә балык тоту тыелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз