news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы карантинны бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында закон кабул итте

«Яңа закон проекты нигезендә, санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозучыларга 500 меңнән алып миллион сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук өч елга кадәр һөнәргә хокуктан яисә шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм итү яный» диелгән хәбәрдә.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы карантинны бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документ инициаторлары — Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Павел Крашенинников һәм түбән палата рәисе Вячеслав Володин.

«Яңа закон проекты нигезендә, санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозучыларга 500 меңнән алып миллион сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук өч елга кадәр һөнәргә хокуктан яисә шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм итү яный» диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100