news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең ишегалды» программасы буенча Яңа Чишмәдә күп катлы 20 йорт төзекләндереләчәк

Ишегалларын төзекләндерү проектлары йортта яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшләнә.

«Безнең ишегалды» программасы буенча Яңа Чишмәдә күп катлы 20 йорт төзекләндереләчәк
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 31 март, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). «Безнең ишегалды» программасы буенча Яңа Чишмәдә күп катлы 20 йорт төзекләндереләчәк. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Яңа Чишмә районында 3 ел эчендә 70 млн сумнан артык күләмдә 20 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2020 елда Яңа Чишмә районында 6 ишегалды төзекләндереләчәк. Алдагы ике елда безнең районда тагын 14 ишегалды төзекләндереләчәк һәм тәртипкә китереләчәк.

Ишегалларын төзекләндерү проектлары йортта яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшләнә. Аларны республика программасына кертер алдыннан бар җирдә дә күп фатирлы йортларда (КФЙ) яшәүчеләр белән очрашулар узды, аларның теләкләре һәм мәнфәгатьләре тыңланды. Белгечләр күп фатирлы йортта яшәүчеләргә ишегалларын тәртипкә китерү буенча эшнең ничек оештырылачагын аңлаттылар.

Төзекләндерү барышында ишегалды территориясен асфальтлау, яктырту, кече архитектура кирәк-яраклары (эскәмияләр, савытлар һ.б.) урнаштыру, балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү, өлешчә яшелләндерү һәм чүп контейнерлары (кирәк булганда) кую планлаштырыла.

— Хәзергесе вакытта проект документациясен әзерләү, подрядчыларны сайлау, планнарны килештерү кебек әзерлек эшләре бара, — диде безнең белән әңгәмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100