Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә фонтаннар ремонтына 800 мең сум тотылачак
Шәһәрне яшелләндерүгә 11 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
(Бөгелмә, 31 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә фонтаннарын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү заказын 2020 елда Дәүләт сатып алулары сайтында район башкарма комитеты бастырган. Килешүнең башлангыч суммасы 800 мең сум тәшкил итә. Финанслау чыганагы — Татарстан бюджеты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Эш барышында суны чистарту өчен фильтрларны алмаштыралар, дезинфекция чаралары белән торбаүткәргечләрне юалар, яктырткычлардагы лампочкаларны алмаштыралар һәм алай гына да түгел. Бүлеп бирелгән акчалар шулай ук махсус техникага, чыгым материалына, эшче һәм машинистларга хезмәт хаклары түләүгә тотылачак.
Электрон аукцион 2 апрельдә узачак. Эшләрне башкару вакыты 31 декабрьгә кадәр дип билгеләнә.
Шулай ук быел Бөгелмәдә шәһәрне яшелләндерүгә 11 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз