Прокуратура “Биектау” сәүдә-күңел ачу комплексын ябуны таләп итә

Биш катлы бина янгын куркынычсызлыгы, шулай ук шәһәр төзелеше законыннары таләпләренә җавап бирми

  (Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районы прокуратурасы, закон таләпләре бозылу ачыклану сәбәпле, суд тәртибендә “Биектау” сәүдә-күңел ачу комплексын файдалануны тыюны таләп итә.

Район прокуратурасы, Дәүләт янгын күзәтчелеге һәм җирле үзидарә органнары белгечләрен җәлеп итеп, янгын куркынычсызлыгы турындагы закон, шулай ук 5 катлы “Биектау” сәүдә-күңел ачу комплексын файдаланганда шәһәр төзелеше законы үтәлеше буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү вакытында предприятиенең милекчесе “Биектау” СКК компаниясе” ҖЧҖ булуы ачыкланган, ул төрле эшмәкәрләргә кеше тормый торган биналарны арендага биргән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы судка “Биектау” СКК компаниясе” ҖЧҖ енә карата янгын куркынычсызлыгы һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә җавап бирмәүче комплексны файдалану законсыз дип тану һәм аны файдалануны тыю турындагы дәгъва белдерде.

Бу хактагы акт карау стадиясендә, дип ачыклык керттеләр Биектау районы прокуратурасында.