news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада татар чаңгычылары батальоны хәрбиләрен искә алдылар

19 егет Татарстаннан 1,5 мең километр ераклыкта — Великие Луки шәһәре янында Липенка авылы янында һәлак булган.

Түбән Камада татар чаңгычылары батальоны хәрбиләрен искә алдылар
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Каманың мактаулы гражданнары үзәк аллеясында махсус чаңгы батальонының 19 сугышчысын искә алу митингы булды, Җиңүнең 75 еллыгы елында 31 гыйнварда аларның җәсады туганнар каберлегенә җирләнде. Бүген аларның батырлыгына 80 ел булды.

Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң өлкән сугышчыга нибары 36 яшь, ә күбесе 18 яшьлек егетләр була. Бу егетләрне махсус чаңгы батальоны өчен сайлап алганнар. 19 егетнең хәрби юлы Татарстаннан 1,5 мең километр ераклыкта — Великие Луки шәһәре янында Липенка авылы янында тәмамланган.

Чара Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, шәһәр һәм район советлары депутатлары, идарә җитәкчеләре, һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар советы, шәһәр төзүче предприятиеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, эзтабарлар отрядлары әгъзалары, волонтерлар һәм битараф булмаган шәһәрлеләр катнашында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot